Бүген 92 елга танылган татар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева (Халилова Резеда) вафат булды.
Вәлиева нигездә балалар өчен табигать, балалар уеннары, табышмаклар, әкиятләр, җырлар язган. Шагыйрәнең иҗатында мәхәббәт лирикасы, шулай ук өлкәннәр өчен җырлар һәм проза сизелерлек урын алып тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Резеда Вәлиеваның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.