Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татар моңсыз яши аламыни –

Татар күңеленә моң кирәк...

Бүген, 19 октябрь көнне, 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак.

Гала-концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак.

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының I премия лауреатлары:

«Академ вокал» номинациясе – Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдинов; «Инструменть башкаручы» номинациясе – Алмаз Ахунов; «Халык җыры» номинациясе – Алинә Гыйльметдинова, Айнур Исламов; «Эстрада вокалы» номинациясе – Гөлназ Муллаәхмәтова, Вилнур Әдилов.

Конкурсның төп максаты: татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру.

«Татар моңы» конкурсы 2008 елда гамәлгә куелды.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2019 елда конкурска Илһам Шакиров исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International