Яр Чаллы шәһәренең "Мастеровые" Рус драма театрында "Гади могҗиза" спектакленең премьерасы вакытында сәхнәнең борылышы һәм әйләнеп торган хәлдә аска төшүе - катлаулы техник механизм кулланылган.
Әлеге механизм күтәрү/төшерү һәм әйләнү тизлеген җайга салырга мөмкинлек бирә торган техник характеристикаларга ия. Спектакль вакытында двигательне кискен төшереп җибәрү, борылыш-әйләнү механизмы эшен өзеклеккә китерә. Шул ук вакытта әлеге механизмда берни дә ватылмый һәм эшчәнлеккә зыян килми. Мондый ситуацияләрне булдырмас өчен әлеге механизмны җитештерүче тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» Рус драма театры сәхнәсе машинистларын кабат укыту планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, театр өр яңа заманча һәм катлаулы сәхнә җиһазлары белән җиһазландырылган, һәм яңа техниканы эшләтеп җибәрү һәм үзләштерү чорында мондый инцидентлар сыйфат турында тискәре нәтиҗәләр чыгару өчен нигез була алмый.