Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры VIII Халыкара театр фестивалендә катнашачак

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

2022 елның 1-7 ноябрендә Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивале узачак. Ул күренекле язучы һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышлана. Фестивальдә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзербайҗан театр коллективлары чыгыш ясаячак. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры, сайлап алу турын узып, оештыру комитетыннан фестивальдә катнашырга чакыру алды.

Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча куелган «Таң вакыты» пластик спектакле 2 ноябрьдә Мохтар Әүэзов исемендәге Казах милли драма театрында күрсәтеләчәк.  

Спектакльнең режиссеры – Туфан Имаметдинов.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.

«Таң вакыты» – ХХVIII Россиякүләм «Алтын битлек» милли театр  Премиясе һәм Фестивале номинанты, шулай ук «Һөнәр» ХIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International