Татарстан халыклары дуслыгы йортында рәссам-портретчы Хәйдәр Сәйбаталовның «Җиңү йөзе» портретлары күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 2 мае, сишәмбе

5 май 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көне алдыннан рәссам-портретчы, Хәйдәр Сәйбаталовның «Җиңү йөзе» ип аталган күргәзмәсе ачылачак. Быел авторның тууына 100 ел тула.

Экспозициядә Бөек Ватан сугышы ветераннары-татарстанлыларның портретлары күрсәтеләчәк, аларны Хәйдәр Сәйбаталов 70 нче еллар ахырында яза башлаган.

Рәссамның тол калган тормыш иптәше Ифира Сәйбаталованың сүзләренә караганда Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлары циклын булдыру фикере 1970 еллар ахырында барлыкка килә һәм бу идеяның тууында атаклы язучы, «Язның 17 мизгеле» авторы Юлиан Семеновның зур өлеше бар, дип сөйләде.

Рәссам Хәйдәр Сәйбаталовның герой-контрразведчиклар портретларыннан торган эшләрнең бер өлеше бүген Санкт-Петербургта «Смерш» контрразведкасының Баш идарәсе барлыкка килүенең 80 еллыгына булдырылган күргәзмәдә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International