«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр уздырыла.
31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.
2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бөек татар шагыйре Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештыра.
Язучылар берлегендә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән язучылар иҗаты турында фикер алышу өчен җыелган утырыштан хәбәрчебезнең эксклюзив репортажы. Журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова язмасында утырышта катнашучыларның Тукай премиясе комиссиясенә җиткерәсе барлык сүзләре теркәлгән. ИА «Татар-информ» Рузилә Мөхәммәтовның мәкалә авторы, Рамил Гали фотосы
25 апрельдән алып 28 апрельгә кадәр Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре узачак.
Бүген Казаннын «Чулпан» мәдәният үзәгендә бик күңелле бәйрәм узды. «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы белән уртаклашты.
14 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган, мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева) истәлегенә, артистканың 80 яшьлек юбилеена багышланган “Үз илемдә” дип исемләнгән кичә узачак.
11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Татар музыка театры энҗеләре» концерты узачак. Чара Казан консерваториясе Опера студиясенең 30 еллыгына багышлана.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында «Чулпан» мәдәният үзәгендә сөйләячәк.
«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта Миләүшә Айтуганова белдерде.