Татар китабы йортында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрельдә 14:00 Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында «Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган.

«Рәссам китабы» — яшь авторлар үз иткән, әмма гадәти булмаган иҗат юнәлеше. Artists’ book жанры китап рәвешендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен берләштерә. Гадәттә, мондый «китаплар» бердәнбер нөсхәдә ясала.

Рәссам китаплары шагыйрьнең иҗатына башка яктан карарга мөмкинлек бирә, чөнки мондый «китап» рәссам күзаллавын һәм автор текстын бербөтен итеп берләштерә һәм яңа формалар, текстура һәм материаллар аша Роберт Миңнуллин шигъриятеннән таныш мотивларны укучыга якынайта. Балачак хатирәләре, малай чактан таныш якын елга буйлары, дәү әнинең коймаклары һәм туган йорт бизәкләре — болар барысы да күргәзмәдәге рәссам китаплары аша күңелдәге иң нечкә тойгыларны яңадан уята.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов, Россия рәссамнар берлеге әгъзалары Җәмил Әхмәтвәлиев, Дим Гобәйдуллин, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Юлия Абызова, Ирина Хлюпова бар. Кызыклы иҗади эшләре белән Кама сәнгать һәм дизайн институты (җитәкчеләре Марина Залятдинова һәм Анна Фәйзрахманова) һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары да (җитәкчеләре – графика бүлеге укытучысы Дим Гобәйдуллин һәм дизайн бүлеге мөдире, профессор Марс Әхмәдуллин) катнаша.

Ачылу тантанасында рәссамнар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Чара кунакларына күргәзмә буенча экскурсия тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне 30 августка кадәр тамаша итеп булачак.

Казан, Островский ур., 15

Белешмәләр өчен 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International