24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә “Тукай моңнары” исемле концерт оештырачак. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган. Концерт 18:30 башлана, керү түләүсез.
Музейда татар композиторларының Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлары яңгырый. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы солисты Илгиз Мөхетдинов Алмаз Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” исемле вокаль-симфоник поэмасыннан өзекләр башкарачак.
“Татар халык көйләрен, шәрык ритмнарын, барокко, модернизм һәм джаз элементларын гаҗәеп рәвештә берләштерә алган әлеге поэма татар музыкасында уникаль урын алып тора. 50 ел элек язылуга карамастан ул әле дә заманча яңырый. Әлбәттә, аның популярлыгына зур өлешен Эмиль абый Җәләлетдинов керткән булган. Тукайның туган көне уңаеннан гына түгел, ә бөек җырчыны искә алу максаты белән без бу әсәрне тамашачыларыбызга кабат тәкъдим итүебезгә бик шатбыз”, – диде Салих Сәйдәшев музееның директоры Айдар Әхмәдиев.
Татарстан Республикасы атказанган артисты, “Тантана” театраль премиясе лауреаты Эльза Исламова Габдулла Тукай шигыренәкомпозитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән “Яратма” җырын башкарачак. Баш дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тамашачыларны Салих Сәйдәшев әсәрләре белән дә сөендерәчәк: программага “Наемщик” драмасыннан биюләр һәм Кызыл армия маршы кертелгән.