1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүнең мәдәни программасы

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Бу мөһим вакыйгага безнең мәдәният учреждениеләре гадәттәгечә бәйрәм программасын әзерләде. Бәйрәмгә патриотик фестиваль, акция, квест, күргәзмә, спектакльләр күрсәтү, очрашулар багышланган.

Республиканың мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылган 350 дән артык чарада катнашучыларның саны 20 меңгә якын кеше булыр дип көтелә. Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә истәлекле чаралар май дәвамында һәм әлбәттә Җиңү көне - 9 май көнне узачак.

Мәдәни чаралар арасында:

- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен концерт программалары һәм котлаулар көтә;

- музей чаралары һәм күргәзмәләр;

- китапханә мәдәни чаралары, китап күргәзмәләре һәм тематик сәгатьләр;

кинокүрсәтүләр;

- спектакльләр һәм театральләштерелгән тамашалар;

- яшьләр хәрби-патриотик акцияләре;

- мәгълүмати сәгать һәм социаль-агарту акцияләре;

- истәлекле чаралар һәм тынлык минутлары һәм башка иҗтимагый акцияләр.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә уздырыла торган кайбер күренекле чаралар турында сөйләп тулырак китик:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2192967.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International