5 апрель Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак.
Чара кунакларын нәрсә көтә?
Кунаклар чыпта сугу, кәрҗин үрү, мунчала һәм комган ясау, читек чигүче осталар белән таныша һәм аларның эшләү алымнарын күзәтә алачаклар.
Күргәзмәдә данлыклы «Пошалым чаналары» да була.
Татар халкына гына хас булган изү, алкалар, курчаклар ясау, буяу ярдәмендә милли бизәкләр төшерү.
18.00 сәгатьтә төп сәхнәдә районның милли колоритын, буыннар бәйләнешен чагылдырган үзешчән сәнгать осталары һәм иҗади коллективлары катнашында «Арча ягы-туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!» концерт-тамашасы көтелә.
Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай!Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6447ccd173cee7000ea861af/