ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

3 апрельдә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Бергә без - Россия!» дип исемләнгән концерты булачак. Яр Чаллы тамашачысын беренче бүлектә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Алтын фонд»тагы номерлары сөендерәчәк. Ә икенче бүлектә иң яхшы номерлар белән Себернең Михаил Годенко исемендәге бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Татарстанның биографларын һәм тәрҗемәчеләрен әдәби резиденцияләргә чакыралар.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында 31 март көнне Халыклар дуслыгы йортында Лениногорск районы үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдир итәчәк. Кунаклар өчен бик зур программа - балалар һәм өлкәннәр өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, республиканың Милли мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре елына багышланган концерт әзерләнгән.

27 март Халыкара театр көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 37 йорт) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы узачак. Тантана 17:00 сәг. башлана һәм 2 сәг. дәвам итәчәк.

27 март Бөтендөнья театр көнендә Идел буе федераль округы җәмәгать проектының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театры коллективлары фестивалендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестивальнең онлайн-трансляциясе Г.Камал исемендәге театрның «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интернет мультимедиа комплексы мәйданчыгында узачак.

Бүген ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Петр Сперанский – театр рәссамы, монументалист, архитектор, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1945), ТАССР халык рәссамы (1948) хөрмәтенә «Петр Сперанский – татар театры «архитекторы» күргәзмәсе ачылды.

27 март - Бөтендөнья театр көне, бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм. Театр көне алдыннан Россиядә иң борынгы училищеларның берсе булган Казан театр училищесы үзенең Уку театры мәйданчыгында (Профсоюз ур., 19) республика театрлары белән берлектә педагоглар һәм училищены тәмамлаучылар тарафыннан куелган курс һәм диплом эше спектакльләрен күрсәтә.

22 март көнне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның мәдәният өлкәсен яктыртучы алдынгы журналистларына ишекләрен ачты.

Россия тарихи җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды тарафыннан яшьләр белән эшләүче Халыкара туган якны өйрәнүче белгечләр  конкурсы уздырыла.

Кичә, 22 март көнне РФ Президенты Владимир Путин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаровка 2022 ел нәтиҗәләре буенча яшь мәдәният эшлеклеләре өчен каралган премияне тапшырды. Тантана Кремльдә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International