«ARTIS» премиясе - ул ел саен сәнгатьнең төрле төрләрендә танылган казанышлары өчен талантлы балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук балалар-яшүсмерләр иҗаты үсешенә зур өлеш керткән укытучыларга бирелә торган абруйлы халыкара премия.
Премия лауреатына акчалата бүләк һәм сәнгатьтә, иҗатта һәм өстәмә белем бирүдә аерым казанышлары өчен мактау билгесе булган Премиянең рәсми символикалы истәлек бүләге тапшырыла.
Премия лауреатлары номинантлар арасыннан сайлана. Премиягә номинантлар конкурсантлардан (солистлар, кече формалар, ансамбльләр) тора, алар 2022 елның 1 сентябреннән 2023 елның 31 августына кадәрге вакыт аралыгында рәсми бөтенроссия яки халыкара статуслы фестиваль-конкурсларның берсендә Лауреат исемен алган булулары шарт.
Премияне алу өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
«Вокал», «Рәсем иҗаты», «Инструменталь башкару», «Театраль иҗат», «Хореография» номинацияләрендә катнашырга мөмкин.
ARTIS премиясен тапшыру тантанасы традиция буенча Санкт-Петербургта 2023 елның 4 декабрендә «Октябрьский» зур концертлар залында узачак.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://newartis.ru/