Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә 26 июль көнне ясалачак. Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Конкурска Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 80нән артык гариза килде. Телне өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык 24 проект авторы нәтиҗәдә финалга чыкты.
26 июль көнне финалистлар бәйгенең жюри комиссиясенә үз проектларын тәкъдим итәчәк. Презентация барышында катнашучылар идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Бәйгенең гомуми приз фондыннан - ике милион сумнан - иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулый. Алар арасында: сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «СкайТат» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.
26 июль, 13.00
Казан шәһәре Совет администрациясенең «Родина» залы (Шуртыгин ур., 1)