12 август көнне сәг.12:00 - 22:00 кадәр Горький исемендәге ял паркында Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәният фестивале узачак.Чараны Казан Мэриясе Парк һәм урам мәйданчыклары Дирекциясе белән берлектә үткәрә.
«Итил» - сәнгатьнең яңа юнәлешләре аша Идел буе мәдәнияте үзара хезмәттәшлегенең яңа форматы һәм күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә алмашу өчен ел саен уздырыла торган мәйданчык. Гадәттәгечә фестиваль кысаларында музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр Казан халкын һәм кунакларны үз милли мәдәнияте белән заманча форматлар ярдәмендә таныштыра.
Быел Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәният фестивале өченче тапкыр узачак.