Казан яшь тамашачы театры «КИЛӘчәк буын» II Бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивалендә катнашуга гаризалар җыя башлады. Ул 2023 елның 15 сентябреннән 25 сентябренә кадәр РФ Мәдәният министрлыгы, ТР һәм РФ театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырылачак.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышы узды.
28 март көнне А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә күренекле рус язучысы, драматург һәм публицист Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган чаралар циклы узачак. Финал чарасы «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале булачак.
28 март көнне бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тула. Казанда Горький дүрт ел яшәгән һәм Татарстан башкаласы язучының юбилеен бәйрәм итүнең мөһим нокталарының берсе булачак. Бу көнне ТР Милли музее филиалы Горький һәм Шаляпин музее А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә классикның юбилеена багышланган бай программасын тәкъдим итәчәк.
22 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм комиссия әгъзалары катнашында халык сәнгать һөнәрләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы булды.
Хөрмәтле татарстанлылар һәм Татарстан кунаклары!
Каникул көннәрендә 24 марттан 2 апрельгә кадәр безнең театрларыбыз һәм мәдәният учреждениеләре бай чаралар программасын әзерләделәр. Сезне спектакльләр, мастер-класслар, экскурсияләр, цирк программалары һәм башкалар көтә. Афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Сезне дә, сезнең балаларыгызны да көтәбез. Барлык чараларга билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин.
Күптән түгел 11-18 мартта С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә IV халыкара орган фестивале узды. Аңа нигез салучы ТР Дәүләт академик симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский булды. Фестивальдә Дәүләт академик симфоник оркестры (ТР ГАСО) белән берлектә Россия, Бөекбритания, Нидерландтан чакырылган 7 артист катнашты. Мәдәни чарада Россия һәм Казан артислары башкаруындва 5 премьера яңгырады.
24 март 15:00 сәг. һәм 25 март 18:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать Галереясы мәйданчыгында VR-залында Николай Фешинның тормышы һәм иҗатына багышланган уникаль куелыш - "Фешин. Музы" дип исемләнгән интерактив медиаперформанс узачак.
2023 елның 22 мартыннан 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 2023 елда квалификация күтәрү программаларында катнашу, тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
2023 елның 22 мартыннан 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләре һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.