"Алтын тәлинкә" III төбәкара кинопремиясе чарасында "Хәситә: Татарстан риваятьләре" презентациясе

2023 елның 30 июле, якшәмбе

29 июль көнне "Алтын тәлинкә" кинематография өлкәсендә III төбәкара кинопремия мәдәни чарасында "Хәситә: Татарстан риваятьләре" проекты тәкъдир ителде. Тиздән, 2023 елның көзеннән ТР театр эшлеклеләре берлеге һәм "Кино вакыты" оешмасы белән берлектә арт-форматта "Хәситә" яңадан  күрсәтеләчәк.

Проект кино һәм театр синтенсиясеннән гыйбарәт. Ул киноспектакль форматында ике версиядә бар. Шулай ук кино форматында да ике версиядә тулы метражлы фильм буларак та бар.

Бүгенге көндә "Хәситә: Татарстан риваятьләре" ике версиядә дә ТР театр эшлеклеләре берлегендә - Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актер йортында күрсәтелде. Күрсәтүләр 30 март һәм 31 июльдә уза.

"Хәситә: Татарстан риваятьләре" фильмы 2023 елда үтәчәк XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә узды һәм сентябрь аенда конкурс программасының "Милли конкурс" номинациясендә тәкъдим ителәчәк.

Сценарийның авторы һәм режиссёры: Ләйлә Сәлахетдинова; Оператор-куючы, монтаж: Марат Мөдәрисов; Композитор: Йосыф Бикчәнтәев; монтаж: Даут Хәкимов; гаффер, яктылык рәссамы: Илдар Шакиров; костюмнар буенча рәссам: Анна Павлова; грим буенча рәссам: Ксения Красильникова, Галина Судакова, тавыш режиссёры: Ольга Кондеева, Ярослав Герасименко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International