8-15 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында беренче тапкыр Горький кинокампусы - кино һәм медиа өлкәләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен креатив белем бирү атнасын оештыра. Кинокампус 13-17 яшьлек яшүсмерләр өчен исәпләнгән.
93 яшендә медицина фәннәре докторы, хезмәт ветераны Динә Мөхәммәд кызы Табеева вафат булды.
Кичә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» еллык театр премиясен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Бүген 27 март Бөтендөнья театр көнендә Идел буе федераль округы иҗтимагый проектының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләре билгеле булды.
Композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгын Казан дәүләт консерваториясе концертлар һәм фәнни конференция белән билгеләп үтәчәк.
Хөрмәтле театр хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм театр сөючеләр! Халыкара театр көне уңаеннан ихлас тәбрикләремне кабул итегез!
Әлеге сәнгать төренең әһәмияте монументаль. Бүгенге көндә югары технологияләр заманында тамашачыларга шәхеснең чын образын, сөйләм теленең сихри көчкә ия булуын күрсәтүче һәм гаҗәеп тәэсир итүче, алыштыргысыз сәнгать төре - нәкъ менә театр. Татарстан Республикасы- Россиянең классик һәм милли театр традицияләре уңышлы үсеш алган иң әһәмиятле театр үзәкләренең берсе.
«Мәдәният» милли проекты һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән театрларның матди-техник базасын ныгыту, профессиональ кадрлар әзерләү, гастроль эшчәнлекне камилләштерү буенча эш дәвам итә.
Республикабызның театр индустриясенең уңышлары елдан-ел арта бара. Татарстанның соңгы иң күренекле казанышы-ватан театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җәббаров Россия Федерациясе Президентының премиясе белән бүләкләнде.
Халыкара театр көнендә без традиция буларак Әлмәт шәһәрендә «Тантана» театраль премиясенә йомгак ясыйбыз. Быел театр сәнгате өлкәсендә Зәкия Туишева исемендәге яңа премияне тапшыру тантанасы узачак. Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» иҗтимагый проектының балалар һәм яшьләр театр коллективлары Фестивалендә җиңүчеләр дә игълан ителәчәк.
Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, дәртле алкышлар, чын театр сәнгатен хөрмәт итүче һәм сөюче тамашачыларыгыз булуын телим! Сезнең спектакльләрегез һәрвакыт халык күңелен яуласын иде!
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбрик итәм!
3 һәм 4 апрельдә Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында традицион «Бүләк көннәре» узачак.
Каникул көннәрендә 24 марттан 2 апрельгә кадәр республиканың мәдәни учреждениеләре балаларга бай чаралар программасын әзерләде. Сезне спектакльләр, мастер-класслар, экскурсияләр, цирк программалары көтә. Сезне балаларыгыз белән көтеп калабыз. Чараларга Пушкин картасы белән билетлар алырга мөмкин.
28 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә С.А.Казачков исемендәге XXVII Казан хор ассамблеясе чарасы Казан консерваториясе студентларының хор концерты белән ачылачак. Ассамблея кысаларында һөнәри белем бирү учреждениеләренең дирижер-хор бүлекчәләренең өлкән курс укучыларының XI Халыкара конкурсы узачак. Конкурста җиңүчеләр 30 мартта ДЗКЗ сәхнәсендә узачак гала-концертта югары уку йорты студентлары хоры белән идарә итәчәк.