Казан Мэриясе Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итте

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Казан Мэриясе Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан иткән иде. 

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Аларның кайдан булуы мөһим түгел, бәйгедә казанлылар да, Республикабызның һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче рәссамнар да, хәтта чит ил гражданнары да үз көчләрен сынап карый ала. 

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын - 120 000, 2 нче - 100 000, 3 нче урын - 80 000 сум! 

Гаризалар 15 июльгә кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Гаризада катнашучы исем, фамилиясен, туу датасын, яшәү урынын, телефонын, конкурс эшенең исемен, юнәлешен (живопись, графика) язарга кирәк. 

Җиңүчеләрне жюри комиссиясе билгели. 

Әгәр дә сезнең дусларыгыз, танышларыгыз арасында рәссамнар бар икән, әлеге бәйге хакында аларга да хәбәр итегез! 

Бәйгенең нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсен оештыру һәм открыткалар җыентыгы чыгару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International