Халыкара конкурста «Алтын Минбар» Казан халыкара кинофестивалендә яңа номинация - «Иң яхшы анимацион фильм» тәкъдим ителде.
Быел татар язучы, ТАССРның халык язучысы Еникиев Әмирхан Нигъмәтҗан улының (Әмирхан Еники) тууына 115 ел тулу билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 21 майда 19:00 сәг. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсенә чакыра.
21-24 май көннәрендә, Казанда Мухаммадьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәширләр катнашачак.
20 майда 13:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә «Мы игрушку смастерили» күргәзмәсе ачыла һәм «Русская народная игрушка» II Бөтенроссия конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
18 майда 18.00 сәгатьтән башлап Халыкара музейлар көнендә, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы бөтен шәһәр өчен бүләк ясый һәм Спас, 3 йорт адресы буенча «Трактир» Музей-театры ишекләрен кунакчыл рәвештә ачып җибәрә.
2024 елның 17 маенда РФ Президенты В.В.Путинның Президент мәдәни инициативалар фондын (ПФКИ) төзү турындагы Указы чыгуга өч ел тулу билгеләп үтеләчәк. Өч ел эшләү дәверендә мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү буенча унике гариза кампаниясе үткәрелде.
2024 елның 15 маенда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тере традиция» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция ислам мәдәниятенең ике вакытлы катламын: борынгы артефактларны һәм заманча сәнгатьне берләштерә.
18 майда 15:00 сәгатьтә Казанда Радион Букаев куелышындагы "Пешеход" импровизацияләүнең яңа сезонын беренче тапкыр күрсәтү булачак.
20 майда 11:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Коръән сүзе гүзәллеге" күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә проекты Алабуга музей-тыюлыгы һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы ислам каллиграфиясе коллекцияләре белән таныштыра.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында, 2024 елның 16 маенда Казан федераль университетының шәһәр астрономия обсерваториясе бинасында «КФУның Астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган истәлек табличкасын ачу тантанасы булды. Шулай ук истәлекле табличка В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе бинасында урнаштырылган, ул шулай ук ЮНЕСКО объектлары исемлегенә дә кертелгән (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы).