Марий Эл Республикасында XXIV Федераль Сабантуй

2024 елның 6 июле, шимбә

Бүген Марий Эл Республикасында XXIV Федераль Сабантуй уза.

Чара Марий Эл Республикасы Медведевск районы Руэм поселогы территориясендә урын ала.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Марий Эл Сабантуйны икенче тапкыр уздыру урынына әйләнде (элегрәк - 2004 елда Йошкар-Олада иде).

2001 елдан башлап федераль Сабантуй Россия төбәкләренең берсендә уздырыла, һәм 2025 елда бәйрәмне уздыру эстафетасы Саха (Якутия) Республикасына күчте.

Бүген федераль Сабантуйның күчеш символы - бронза ат Тулпар - Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе урынбасары (Ил Тумэн) Александр Подголовка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International