Марий Элда XXIV Федераль Сабантуй кысаларында Сабантуй бәйрәменә багышланган “Казан” журналы номерын тәкъдир итү булды

2024 елның 5 июле, җомга

Марий Эл Республикасында XXIV Федераль Сабантуй алдыннан С.Г.Чавайн исемендәге Милли китапханәдә татар мәдәнияте атналыгы кысаларында «Казан» тарихи-мәдәни һәм әдәби-сәнгать журналы тәкъдир ителде. Аның июнь ае чыгарылышы тулысынча Сабантуй бәйрәменә багышланды.

Журналның баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова Сабантуйның бай традицияләренә багышланган номер белән таныштырды, шулай ук «Казан»ның башка номерлары һәм редакция эше турында сөйләде.

Искәртәбез, быел XXIV Федераль Сабантуй 5-6 июльдә Марий Эл Республикасында узачак.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International