7 июльдә Калининградта Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров режиссерларының «823-нче километр» тулы метражлы сәнгать фильмын күрсәтү булачак.
Татарстан киносы көне кысаларында буыннар бәйләнеше турындагы милли фәлсәфи кинолентаның продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итәчәк.
Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән. Кинолентада ТР халык артистлары: Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, шулай ук ТРның атказанган артистлары - Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова һәм Фәнис Җиһаншин катнаша. Фильмда актерларның яшь буынын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә.
Калининградтагы кинолента рус субтитрлары белән оригинал телендә күрсәтеләчәк.
Күрсәтү Калининград тарих-сәнгать музееның җыйнак кинозалында (Клиник ур., 21) узачак. Сеанс 15:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Фильмны булдыру идеясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында хупланды.