Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Туган тел көне һәм күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.
Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды.
Тагын бер мәшһүр каләм иясе – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре бүген аеруча актуаль яңгыраш алды. Быел без аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәлилнең батырлыгы кешелек дөньясы өчен каһарманлык өлгесенә әйләнде, ул кулларына корал тотып Ватанны, үзләренең туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен яклап көрәшүче яшьләребез – төрле милләт вәкилләре өчен үрнәк булып тора.
Халкыбызның тарих сәхифәләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребезнең олы иҗаты туган телебезне саклауда, аның матурлыгын, байлыгын кыйммәтле мирас итепкиләчәк буыннарга тапшыруда ныклы нигез хезмәтен үтәсен.
Сезгә тынычлык, иминлек, илһамлы тормыш телим. Горурлыгыбыз булган туган телебез һәм мәдәниятебез һәрчак үсеш-алгарышта булсын!».
Татарстан Республикасының Халык сәнгать кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы утырышында катнашуга гаризалар кабул ителү башланды.
1-8 октябрь көннәрендә Кырымда, «Меганом» иҗади индустрияләр академиясендә («Таврида.АРТ» проекты) Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «#СВОяМУЗЫКА» программасы узачак. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының шәхси тарихларына нигезләнгән музыкаль контент булдыруга юнәлдерелгән. Эш нәтиҗәсе булып мәдәният оешмалары өчен патриотик музыка җыентыгы, шулай ук «Таврида.АРТ» музыкаль лейблында һәм партнер лейблларда аерым треклар чыгару тора.
Татарстан Дуслык йортында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләре укучылары өчен Дуслык дәресе үткәрелде, аңа «Цифрлы белем» мәгърифәт проекты да кертелгән иде. Анда 160тан артык мәктәп баласы катнашты.
Бүләкләү «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елның беренче чарасында — Халыкара Изге Коръән премиясен тапшыру тантанасында узды.
2026 елның 24 апрелендә Ижауда Удмуртия Республикасы Дәүләт милли театрында «Театраль Идел буе» VII округ балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, проектта катнашучылар, режиссерлар, театр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Удмуртия Республикасында Удмуртия Республикасы Милли дәүләт театры сәхнәсендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезонының округ этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге залында Татарстан композиторларының «Классикадан бүгенге көнгә кадәр» дип аталган камера-инструменталь музыка концерты булды. Бу кичтә милли музыка мәдәнияте үсешенең тулы бер гасырын үз эченә алган әсәрләр яңгырады: Татарстанның профессиональ сәнгатенә нигез салган классиклардан алып әлеге традицияләрне дәвам итүче һәм яңа офыклар ачучы бүгенге авторларга кадәр.
2026 елның 23 апрелендә сәгать 15:00дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә XVI Бөтенроссия Г. Тукай исемендәге укучылар конкурсының гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.