Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россия мөселманнары бүләге «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүләкләү «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елның беренче чарасында — Халыкара Изге Коръән премиясен тапшыру тантанасында узды.

Орденны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин тапшырды.

Бүләк рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә, төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Россия халыклары мәдәниятен саклау өлкәсендә актив эшчәнлеге өчен бирелде.

Исегезгә төшерәбез, быелгы халыкара Изге Коръән премиясе Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International