Татарстан Дуслык йортында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләре укучылары өчен Дуслык дәресе үткәрелде, аңа «Цифрлы белем» мәгърифәт проекты да кертелгән иде. Анда 160тан артык мәктәп баласы катнашты.
Аның кысаларында укучыларга цифрлы сәүәтлелек һәм киберкуркынычсызлыкның төп мәсьәләләре турында сөйләделәр. Аларга «Цифрлы куркынычсызлык буенча зарарлы киңәшләр» фильмы күрсәтелде.
Дәресләрнең видеоконтенты һәм методик материаллары проектның интернет-ресурсында (цифровойликбез.рф) урнаштырылган. Дәрес материаллары «Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе тарафыннан верификацияләнгән.