22 апрельдә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге залында Татарстан композиторларының «Классикадан бүгенге көнгә кадәр» дип аталган камера-инструменталь музыка концерты булды. Бу кичтә милли музыка мәдәнияте үсешенең тулы бер гасырын үз эченә алган әсәрләр яңгырады: Татарстанның профессиональ сәнгатенә нигез салган классиклардан алып әлеге традицияләрне дәвам итүче һәм яңа офыклар ачучы бүгенге авторларга кадәр.
Концерт музыкаль вакыйгага гына түгел, төрле дәрәҗәдәге башкаручыларның берләшү урынына да әверелде: сәхнәгә Татарстанның балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, шулай ук профессиональ коллективлар чыкты.
Программада Рөстәм Яхин һәм Нәҗип Җиһанов әсәрләре аерым урын алды. Быел истәлекле юбилейлар: Яхинның тууына 105 ел һәм Җиһановның тууына 115 ел. Аларның музыкасы-татар мәдәниятенең алтын фонды.
Хәзерге заман авторлары Г.Тимербулатова, А. Софийская, Э. Низамов, И. Камал, М. Хәйруллина, В. Харисов музыкасы яңгырады.
Концертта күпсанлы балалар һәм яшүсмерләр коллективлары: хор, скрипкачылар ансамбльләре, фортепиано дуэтлары катнашты. Бигрәк тә «Гармония» ансамбле, «LUMINA» триосы, «Shocko-ЛАД» һәм «Вдохновение»ансамбльләре чыгышлары истә калды. Һәр коллектив югары дәрәҗәдәге башкару осталыгын күрсәтте.
«Классикадан бүгенге көнгә кадәр» концерты төрле буыннарны һәм стильләрне берләштергән чын музыка бәйрәменә әверелде. Ул тагын бер кат раслады: Татарстанның музыкаль мәдәнияте яши, үсә һәм яңа иҗади ачышларга илһамландыра.