2026 елның 23 апрелендә сәгать 15:00дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә XVI Бөтенроссия Г. Тукай исемендәге укучылар конкурсының гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс Габдулла Тукайның тууына 140 ел һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышлана.
Конкурсның оештыручылары: «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге (Бөтенроссия театр җәмгыяте) — Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА), Р. Миннуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар теле һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән.
Искәртәбез, Габдулла Тукай исемендәге укучылар конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә.
2026 елгы конкурсның темасы — «Чәчәкләр китерегез Тукайга…». Катнашучылар Габдулла Тукайның әсәрләрен, шулай ук шагыйрьгә багышланган башка авторларның әсәрләрен һәм үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр.