Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклыннан «Варварлык» шигырен Россия һәм БДБ илләре китапханәчелек җәмәгатьчелеге вәкилләре укыды.
2026 елда бөек татар шагыйрь-герое Муса Җәлилнең (1906–1944) тууына 120 ел тула.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек символлары» Бөтенроссия конкурсын уздыра. Ул илнең мәдәни төрлелеген саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук халыкларның гореф-гадәтләрен хуплауга юнәлдерелгән.
24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телен белүегезне тикшереп, офлайн форматта диктант язарга мөмкин булачак. Катнашу өчен китапханә ресепшеннарына яисә (843) 222 82 85 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 2025-2026 музыкаль сезоны тәмамланганчы берничә концерт калды.
Якшәмбе, 26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Бу вакыйгага Татарстан Республикасы Милли китапханәсе балалар һәм өлкәннәр өчен төрле форматтагы чаралар әзерләгән. Аларның барысы да күренекле авторның тормышына һәм иҗатына багышланган.
Агымдагы елның 26 апрелендә Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узачак.
26 апрельдә, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу көнендә (1886-1913), «Россия-Мәдәният» телеканалында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарының иң якты куелышларының берсе булган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы күрсәтеләчәк. Резеда Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган бу операсы Г.Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган.
Чара Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында узды.
XX гасырның күренекле композиторы, пианист һәм дирижеры Сергей Прокофьев үзеннән соң дөнья музыка мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелгән мирас калдырган. Замандашлары аны «варвар» һәм «футурист» дип атаганнар, әмма нәкъ менә музыкаль телнең новаторлыгы һәм кыюлыгы Прокофьев әсәрләренә дистә еллар алдан танылу китергән.
26 апрельдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында милли каһарманнар көне уңаеннан музыкаль‑әдәби кичә узачак.