«#СВОяМУЗЫКА» программасына гаризалар кабул ителә башлады

2026 елның 25 апреле, шимбә

1-8 октябрь көннәрендә Кырымда, «Меганом» иҗади индустрияләр академиясендә («Таврида.АРТ» проекты) Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «#СВОяМУЗЫКА» программасы узачак. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының шәхси тарихларына нигезләнгән музыкаль контент булдыруга юнәлдерелгән. Эш нәтиҗәсе булып мәдәният оешмалары өчен патриотик музыка җыентыгы, шулай ук «Таврида.АРТ» музыкаль лейблында һәм партнер лейблларда аерым треклар чыгару тора.

Чара кысаларында танылган артистлар, тәҗрибәле музыкантлар һәм тавыш режиссерлары белән лекцияләр һәм гамәли дәресләр узачак. Катнашучылар музыкаль әсәрләр өстендә командаларда эшләү мөмкинлегенә ия булачаклар һәм иҗатлары белән тамашачылар өчен уртаклаша алачаклар.

2025 елда бу мәйданчык Россиянең төрле төбәкләреннән 50гә якын музыкантны берләштерде. Алар мәхәббәт, көч, хакыйкать, кыйммәтләр һәм Ватанга хезмәт итүгә багышланган 30нан артык музыкаль әсәр иҗат иттеләр.

Теркәлү 20 августка кадәр арт-кластерның түбәндәге сылтамасы аша дәвам итә: https://clck.ru/3TF5p2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International