Татарстанның сәләтле гаиләләре Кремль сарае сәхнәсенә эләгә ала

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләр берләшмәсе, авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә, илебезнең төбәкләре буйлап «Талантлар марафоны»н үткәрә. Иҗади конкурсның финалы Әниләр көнендә - 17 ноябрьдә - Дәүләт Концерт залында була, федераль телеканалда трансляциясе оештырыла. Аны Россиянең күпбалалы 6 мең  гаиләсе тамаша кылачак. Концертта илнең күренекле артистлары катнашачак.

Бөтенроссия конкурсы  өч номинация буенча үткәрелә: хореография, вокал һәм нәфис сүз. Анда соло башкаручылар – күпбалалары гаилә әгъзалары һәм составының яртысыннан күбрәге күпбалалы гаилә әгъзалары булган коллективлар катнаша  ала.

Заявканы конкурсның сайтында калдырырга мөмкин. Беренче этап дистанцион форматта уза, аның нәтиҗәсендә Мәскәүдә узачак финалда катнашу өчен иң яхшы башкаручылар сайлап алыначак.

Чара бөтен дәрәҗәдәге дәүләт институтлары,  мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, эстрада, театр һәм кино йолдызлары катнашында  узачак. Оештыручылар сүзләренчә, «Талантлар марафоны» онлайн-конкурсы – күпбалалы гаиләләргә  Дәүләт Кремль Сарае һәм илнең башка концерт  мәйданнарына эләгү мөмкинлеге бирә торган күләмле проект.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International