2020 елга берләштерелгән күзәтү формалаштырыла: "Дәүләт көче - Россия төбәкләре үсешендә!"

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«Новости России» Ачык мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» порталында берләштерелгән күзәтү оештыра: "Дәүләт көче - Россия төбәкләре үсешендә!"

Күзәтү җәмәгатьчелекнең киң даирәләрен һәм федераль дәүләт хакимияте органнарын РФ субъектларының социаль-икътисадый потенциалын үстерү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты ягыннан төрлелеген киметү мәсьәләләре турындагы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан оештырылган. Әлеге бурычлар Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе региональ үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указында билгеләнгән.

Әлеге проект ярдәмендә татарстанлылар территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инвестицион үсешенә юнәлдерелгән, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында актуаль мәгълүмат белән таныша алачак. Берләштерелгән  күзәтүдә урын алган материаллар эшмәкәрлек һәм куллану базары, торак һәм шәһәр төзелеше, транспорт инфраструктурасын үстерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ЗАГС һәм нотариат, медицина ярдәме, гражданнарның хокукый, социаль яклау, азык-төлек куркынычсызлыгын, мәдәни һәм спорт-туристлык потенциалын ныгыту кебек актуаль темаларга кагыла.

Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр башкарма хакимияте органнарының халыкка ярдәм итү өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган программалары турында актуаль материаллар түбәндәге бүлектә урын алачак: https://regioninformburo.ru/category/society/

Мөһим яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәлү формасы: https://regioninformburo.ru/add-news/

өстәмә мәгълүмат: https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-2020-razvitie-regionov-rossii-sila-

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International