Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 221 ел тулу белән котлыйбыз!

2020 елның 6 июне, шимбә

Башка ведомстволар җитәкчеләре белән берлектә мәдәният министры И.Х.Әюпова әдәби акциядә катнашты һәм Пушкин иҗатыннан яраткан әсәре булган - «Капитанская дочка»дан өзек укыды.

         «Капитанская дочка» әсәренең язылу тарихы 1833 елның сентябрендә А.С. Пушкинның Казанга килүе белән бәйле. Бу вакытка ул тарихчы буларак Пугачев восстаниесен өйрәнү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә Казанда ул романның сюжет линиясе нигезенә яткан фактларны ачыклый.

Күп кенә өйрәнүчеләр бу әсәрне киләчәк буынга «рухи васыять» дип атый. Автор аның өстендә 3 ел дәвамында эшләгән, һәр сүз, һәр образга игътибар биреп,  тикшереп яза. Бу Александр Сергеевич Пушкин әсәрләренең кабатланмас булуын тагын бер кат раслый.

Видео өчен сылтама: https://www.instagram.com/p/CBFpXxjBWjf/?igshid=w5bnp1a5z8ee

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International