Рус теле көнендә Рөстә Миңнеханов Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

2020 елның 6 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты.

Чара Рус төле көне һәм Александр Пушкин тууына 221 ел тулуга багышланды. 

Бөек рус шагыйре һәйкәле М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Ирек мәйданында урнашкан.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская да һәйкәлгә чәчәкләр салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International