Авыр һәм озак авырудан соң, бүген 73нче яшендә прозаик, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин вафат булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы язучының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Шаһинур Мостафинны ТР Мамадыш районының Арташ авылында җирлиләр.
Белешмә өчен: язучы Шаһинур Мостафин 1948 елның 12 февралендә ТАССРның Мамадыш районы Арташ авылында урманчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Әхмәтсафа Мостафа улы һәм «Герой-Ана» Гөлзәйнәп Ибраһим кызы гаиләсендә туа. Ул – унбер баланың иң өлкәне.
Шагыйрь, прозаик һәм публицист, эзтабар Шаһинур Әхмәтсафа улы 45 елдан артык иҗат белән шөгыльләнә (легендар шагыйрь-герой М.Җәлилгә багышланган беренче шигырен ул алтынчы сыйныфта ук яза – 1961 елның 20 февралендә). Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Мамадыш һәм Кукмара район газеталары редакцияләрендә, Республика мәдәният-агарту һәм халык иҗаты фәнни-методик үзәгенең баш мөхәррире булып, «Казан утлары» журналының әдәбият-сәнгать редакциясендә эшли. 10 елдан артык Татарстан Язучылар берлеге аппаратында эшли. 2006 елдан башлап «Слово» нәшриятының баш мөхәррире.
Язучы буларак, Шаһинур Әхмәтсафа улы Бөек Ватан сугышының билгесез геройлары кылган батырлыкларны өйрәнә. 40 ел дәвамында ул дәүләт архивында, шул исәптән Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге РФ Оборона министрлыгының Үзәк Архивында эшли, «Хәтер яктысы» эзтабарлар экспедициясе җитәкчесе буларак, сугыш бәрелешләре барган урыннарга йөри. Аның тарафыннан сугышта катнашучылар турында йөзләгән очерк, язмалар, публицистик материаллар әзерләнгән, билгесез герой исемнәре ачыкланган. Ш. Мостафин сценарийлары буенча «Герой эзләреннән...» телетапшырулар циклы булдырылды.
Шаһинур Мостафин тәкъдиме буенча Татарстан Республикасында һәм аннан читтә 28 бюст-һәйкәл урнаштырылган. Алар, нигездә, билгесезлектән кайтарылган геройларга багышланган. Алар арасында сугыш кырында 8 улын югалткан Герой-Ана Фатыйха Әхмәдиева да бар. Шаһинур ага тырышлыгы белән аңа һәм аның улларына Мамадыш шәһәре үзәгендә һәйкәл куела.
Шаһинур Мостафин республиканың ике дәүләт телендә энциклопедик характердагы «Геройлар китабы»н бастыру инициаторы булды. Китап Бөек Җиңүнең 55 еллыгы алдыннан - 2000 елның апрелендә- Татар китап нәшриятында дөнья күрә.
Ш. Мостафин архивчы-тарихчы һәм әдәби мөхәррир буларак сугыш һәм тыл ветераннарына истәлекләр китапларын нәшер итүдә ярдәм күрсәтеп тора. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлил музей-фатиры каршындагы «Кызыл ромашка» клубына нигез сала һәм аны җитәкли.
Озак еллар хәрби-патриотик эшчәнлеге һәм Бөек Ватан сугышы геройларының үлемсез батырлыкларын һәм якты исемнәрен мәңгеләштерү, ватаныбыз мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ш.Мостафин 2007 елда Михаил Ломоносов исемендәге премиянең алтын медаленә лаек була. Шаһинур Мостафин - бу бүләккә ия булган Татарстанның беренче язучысы.