6 июнь - Александр Сергеевич Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне. Бу искиткеч бәйрәмне республикада да билгеләп үтәләр. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында барлык чаралар да дистанцион рәвештә оештырыла, әмма вакыйганың масштабы киметелмәгән. Бәйрәм онлайн-программасында 150ләп чара бар: иҗади конкурслар, флешмоблар, лекцияләр, истәлекле урыннар буенча виртуаль сәяхәт, китап күргәзмәләре, А.С. Пушкин әсәрләре буенча онлайн-уеннар, мастер-класслар һәм башкалар. Алар көн дәвамында музейларның, китапханәләрнең һәм мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә оештырыла.
12.00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында бөек рус язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган фильм-концерт башлана. Фильм Казанда, Чистайда, Алабугада, Лаеш районында, шулай ук рус классиклары булып киткән әдәби музейларда төшерелгән.
Ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме быел географиясен дә, катнашучылар санын да киңәйткән. Социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Фейсбук, Instagram) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге илнең төрле шәһәрләренең танылган шагыйрьләре һәм язучылары катнашында флешмоб оештыра. Бөек рус шагыйре шигырьләре бу көнне төрле телләрдә яңгыраячак. Көн дәвамында барачак акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен яраткан шигырьне укып, видеога төшерергә һәм роликны үз аккаунтларыңда #ДеньрожденияПушкина, #Деньрусскогоязыка хештегы белән бастырырга кирәк.
Тагын бер үзенчәлекле вакыйга – 1 июньдә Татарстанда старт алган «ПушкинФЕСТ» онлайн-фестивале, ул алты көнгә исәпләнгән. Әдәби марафонның һәр көне билгеле бер темага багышланган. 6 июнь программасында танылган галимнәр, төрле музей вәкилләренең видеолекцияләре, А.С.Пушкин тормышы һәм иҗаты турында видео-хикәяләр, кызыклы викториналар, мастер-класслар һәм башкалар бар.
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасында Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 221 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар һәр муниципаль районда узачак.