ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

30 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкның яраткан музыканты, уңышлы пианист - Валентина Лисицаның фортепиано кичәсе узачак.

30 сентябрь А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда "Минем замандашларым" күргәзмәсе ачыла.

Казан шәһәренең Б.Альменев исемендәге 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

75 хезмәттә балалар хәзерге заманны үзләренең ничек итеп күзаллауларын тасвирлыйлар.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаларны кабул итү вакыты 2022 елның 15 октябренә кадәр озайтылды.

 

28 сентябрь В. И. Ленин музей-йортында Казан рәссамы Александр Лопаткинның шәхси күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Күргәзмә "НЛО" дип атала. Анда останың 20 яңа хезмәте күрсәтелә.

Казан театр училищесына нигез салуга йөз ел тулу вакыйгасы - бөтенроссия масштабындагы тарихи чара.

КТУ - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә беренче һөнәри уку йортларының берсе һәм милли театрларга актерлар әзерли башлаган иң беренче белем бирү чыганагы. КТУ тәмамлаучылар Татарстанның барлык театрларында һәм Россиянең күп кенә театрларында хезмәт итәләр, илебезнең театр сәнгате данын һәм горурлыгын күтәрәләр.

29 сентябрь 16:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә «Александр Родченко. Still Art Foundation коллекциясеннән» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

28 сентябрь 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Владимир Лагранжның (1939-2022) фотокүргәзмәсе ачылачак.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

«Булу сәнгате: гаҗәеп якын» проекты рәссамнары параллель программа кысаларында «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы күргәзмәсенә килүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде.

29 сентябрь 16:00 сәгатьтә "Казан кремле" музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмәләр залында 1960-1980 елларда СССР сәнгатен тасвирлаган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә СССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана, Казан Кремле һәм "РОСИЗО" дәүләт музей-күргәзмә үзәгенең уртак проекты булып тора. Экспозициядә сәнгать төрләрендә булдырылган 50дән артык хезмәт тәкъдим ителәчәк - графика, рәсем һәм скульптура. "Җепшек кардан үзгәртеп коруга кадәр" (От "Оттепели" до "Перестройки") дип аталган күргәзмә 2023 елның 26 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Ел саен әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее өлкәннәр ункөнлеген үткәрә.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр музейда өлкән буын өчен бушлай чаралар узачак (55 +). Концертлар, мастер-класслар, лекцияләр, экскурсияләр - ошаганын сайлагыз! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International