ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә «Александр Родченко. Still Art Foundation» коллекциясеннән күргәзмә ачыла

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрь 16:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә «Александр Родченко. Still Art Foundation коллекциясеннән» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Уртак региональ проект кысаларында Still Art фонды һәм Люмьер  галереясы Still Art Foundation коллекциясеннән күренекле рус авангарды рәссамы Александр Родченко әсәрләре күргәзмәсен тәкъдим итә. Экспозициягә рәссам Родченконың төрле елларда иҗат иткән хезмәтләре керде, алар 1920-нче еллардагы беренче фотография төшерү тәҗрибәсеннән башлап 1930 нчы еллар ахырына кадәр.

Сайт: www.lumiere.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International