Балалар яңа күргәзмәдә заманча дөнья күзаллауларын күрсәтәчәкләр

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

30 сентябрь А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда "Минем замандашларым" күргәзмәсе ачыла.

Казан шәһәренең Б.Альменев исемендәге 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

75 хезмәттә балалар хәзерге заманны үзләренең ничек итеп күзаллауларын тасвирлыйлар.

Күргәзмә кунакларны балачак дөньясына, андагы матурлыкка,  яхшылык, изгелек, хыяллар, өметләргә алып керәчәк.

Балалар яшьтәшләренең кичергән хисләренә чумачак, ә өлкәннәр яшүсмер вакытларын искә алачаклар.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар сәнгать образы буенча күптөрле: анда сәнгать мәктәбе укучылары дусларының портретларын, автопортретлар, хәзерге дөнья сәхнәләрен сурәтләгән.

Мәдәни чара 15.00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмә 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Музей билетлары буенча һәм Пушкин картасы белән күргәзмәне күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International