Зөя утрау-шәһәрчегендәге «Булу сәнгате: гаҗәеп якын» күргәзмәсенә килүчеләр параллель программада катнашты

2022 елның 24 сентябре, шимбә

«Булу сәнгате: гаҗәеп якын» проекты рәссамнары параллель программа кысаларында «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы күргәзмәсенә килүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде.

Инлюзив күргәзмә кунаклары проект рәссамнары белән бергә скульптура остаханәсендә булдылар, папье-маше белән таныштылар, тимер чыбыктан эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр, рәсем ясауда фантазия кулландылар һәм Зөя утрау- калачыгы буенча экскурсия кылдылар.

«Булу сәнгате: гаҗәеп якын» күргәзмәсе теләгән һәркем өчен 2022 елның 11 сентябреннән 13 ноябренә кадәр ачык һәм түбәндәге адрес буенча кунакларны көтеп кала:

ТР, Яшел Үзән районы, Зөя утрау - шәһәрчеге, пер.Рождественский, 4/6 .

Музейның эш вакыты: 9:00 - 18:00 сәг., ял көннәре турында музей сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International