Ленин музей - йортында Казан рәссамы Александр Лопаткинның "НЛО" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылачак

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрь В. И. Ленин музей-йортында Казан рәссамы Александр Лопаткинның шәхси күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Күргәзмә "НЛО" дип атала. Анда останың 20 яңа хезмәте күрсәтелә.

Күргәзмәнең исемен ике төрле: «Кайбер лаборатор тәҗрибәләр» һәм «Берничә кызыклы объект» дип аңлатып була.

Алар тулысынча күргәзмәнең эчтәлеген тасвирлый. Хезмәтләр абстракт стильдә башкарылган, дизайн, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать элементларын үз эченә алган.

Күргәзмә 14.00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, музей билетлары белән керү мөмкин. Аны Пушкин картасы буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International