Халык сәнгать һөнәрләре осталарына грант алуга документлар кабул итү 15 октябрьгә кадәр озайтылды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2022 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаларны кабул итү вакыты 2022 елның 15 октябренә кадәр озайтылды.

Грантларның саны - 12, шуларның бишесе - 500 мең сум, дүртесе - 400 мең сум, өчесе - 300 мең сум тәшкил итә.

Документлар электрон рәвештә һәм кәгазь чыганакта ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән «Таткультрессурсцент» ДБУ рәсми битендә танышырга мөмкин:  https://tatcultresurs.ru/news/priem-dokumentov-na-soiskanie-grantov-masteram-nkhp-prodlen-do-15-oktyabrya   

Документлар кәгазь чыганакта ТР Мәдәният министрлыгында (Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, каб.205) кабул ителә, Грязнова Екатерина Всеволодовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International