Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Люмьер галереясы һәм Still Art фонды коллекциясеннән «Лагранж урамы» күргәзмәсе ачылачак

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрь 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Владимир Лагранжның (1939-2022) фотокүргәзмәсе ачылачак.

Лагранж балачактан ук фотография белән мавыккан - үзенең мәктәптәге сабакташларын һәм Кырым курорты пейзажларын төшерергә яраткан. Гаҗәп түгел, 1959 елда ТАСС Фотохроникасына укучы сыйфатында килеп, ул шактый тиз арада штаттагы фотограф булып эшләгән.

Аның фотолары "Правда", "Әдәби гәҗит", "Die Freie Welt" газетасында, "Совет фотосы" журналында һәм "Советлар Союзы" журналында бастырылган, анда ул 20 елдан артык хезмәт иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International