1 октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.
Бу көн бөек гуманист һәм композитор Дмитрий Шостакович инициативасы белән барлыкка килгән. Музыка төрле милләт вәкилләрен үзара аңлашуда, уртак тел табуда ярдәм итә һәм аларны берләштерә дип саный.
Татарстанда Шостаковичның фикерләрен быел Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова идарәсе астында Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры гамәлгә ашыра.
Хор "Халыклар дуслыгы" проектын тәкъдим итә - бу Татарстан шәһәрләре буенча гастроль туры. Һәр концерт - дөнья халыклары җырларынн тәкъдим иткән ачык музыкаль тамаша.
"Без музыкаль киңлектә идеаль дөнья булдырырга телибез, анда әрмән җыры әзербәйҗан белән янәшә, ә татар җыры башка телдәгеләр белән янәшә булуына омтылабыз, - дип Миләүшә Тәминдарова проектның концепциясе турында сөйләде.
Проект дүрт шәһәрдә тәкъдим ителәчәк:
4 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Орган залында
6 октябрь көнне Алабуга шәһәре Мәдәният йортында
11 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Нефтьче мәдәният йортында
4 ноябрь көнне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ
Проект Президент мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.