2022 елның 20-22 сентябрендә Севастополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Ул РФ Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» федераль прогрммасы ярдәме белән тормышка ашырылды.
Б.Лавренёв исемендәге Кара диңгез флотының Драма театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры сәхнәләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен «Хикмәт әкиятләре», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек», «Матур City» спектакльләре тәкъдим ителде.
«Без үзебезнең залларыбызда Идел буеның иң эре мәдәният үзәге булган Казаннан килгән танылган коллективны сәламләвебезгә бик шат! Сез Севастопольгә килүдән ләззәт алгансыздыр дип ышанабыз, ә без сезнең иҗатны күреп сокландык, моңлы сөйләм телегезне тыңлап ләззәтләндек. Киләсе елда без сезнең шәһәргә гастрольләр белән килербез һәм Казан тамашачысына үзебезнең спектакльләрне тәкъдим итәрбез дип ышанам», – дип белдерде Севастополь яшь тамашачы театрының сәнгать җитәкчесе Л.Е.Оршанская.
2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шуңа күрә Кариев театры өчен Кырымда Татарстанның театр сәнгатен күрсәтү һәм татар телендә спектакльләр кую аеруча мөһим иде. Яшь тамашачы театрының спектакльләрен Севастопольнең 800 дән артык мәктәп укучысы карады.
Севастополь шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Л.О.Сулима тарафыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына зурлап Рәхмәт хаты тапшырылды. Анда мондый сүзләр язылган: «Театр актерларына Севастополь герой-шәһәре укучыларын театр сәнгате аша татар халкының мәдәни мирасы белән таныштырган өчен рәхмәт белдерәбез. Югары дәрәҗәдәге актерлык осталыгы һәм нәфис сүз тамашачыга төп кыйммәтләрнең – дуслыкның, кешелеклелекнең, Ватанга хезмәт итүнең, Россия халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калуның мөһимлеген җиткерергә мөмкинлек бирде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез һәм сезне Севастопольдә яңа спектакльләр белән көтеп калабыз».
Кырымда узган «Зур гастрольләр» безнең күңелләрдә җуелмас эз калдырды. Киләчәктә аларның театраль коллективларын үзебездә – Казаныбызда да кабул итәргә өметләнәбез.
.jpeg)