«Кадим Әлмәт» коллективы «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» дип аталган альбом чыгарды

2022 елның 30 сентябре, җомга

«Кадим Әлмәт» коллективы «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» дип аталган альбом чыгарды.

«Кадим Әлмәт»нең дебют альбомы – Идел-Урал регионы, Татарстан, Оренбург, Чиләбе авылларында этнографик экспедицияләрдә тупланган музыкаль һәм шигъри мирас өстендә алып барылган җентекле эшнең нәтиҗәсе.

Альбом Идел Болгар иленең мәдәнияте һәм сәнгате оешу һәм аның башкаласын Казанга күчерү турындагы бәетләр, риваятьләрдән, тарихи-романтик сюжетлардан, лирик һәм көнкүреш бәян итүләрдән гыйбарәт.

Барлык этник әсәрләр аутентик төрки музыкаль уен коралларында башкарыла: кыл кубыз, думбра, дәф, ятаган, курай. Шулай ук, урта гасырларның азагында Идел буе халыкларына хас музыкаль форма, ритм һәм шигъри иҗек сакланган дөнья халыкларының кайбер инструментларын да ишетеп була.

«Кадим Әлмәт» коллективы төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан «Татнефть» хәйрия фонды инициативасы белән оештырылган.

Cылтамалар:

https://vk.com/almetmusicexpo

https://t.me/almetmusicexpo

https://instagram.com/almet_music_expo

Бу сылтама буенча альбомны тыңлый аласыз: https://bfan.link/bolgar-tarihy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International