La Primavera оркестры Рәшит Кәлимуллинның дүрт симфониясен башкарачак

2022 елның 30 сентябре, җомга

3 октябрьдә 18:30 да С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ La Primavera Казан камера оркестры «Тукай көе» программасын тәкъдим итәчәк.

Сәнгать җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов программага Рәшит Кәлимуллинның берьюлы дүрт симфониясен кертте.

Маэстро билгеләп үткәнчә, Казандагы концертта ул композитор иҗаты ягын зур музыкаль формада күрсәтергә теләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International