Татар китабы йортында укытучы һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 30 сентябре, җомга

2022 елның 6 октябрендә Татар әдәбияты тарихы музее Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китаплары йорты) укытучы һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәләр.

Музейда күргәзмә ачылачак, мемориаль такта янында чәчәкләр куелачак һәм түгәрәк өстәл утырышы узачак.

Түгәрәк өстәл ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татар китабы йорты тарафыннан оештырылган.

Галим тормышының билгесез чорлары турында чыгышлар яңгырар дип көтелә.

Чара Казан, Островский ур., 15 нче йорт адресы буенча Татар китабы йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International