2022 елның 3 октябреннән 6 октябренә кадәр Алабугада: «Ананьинский мир: процессы культурогенеза в финале эпохи бронзы и раннем железном веке в Северной Евразии” бронза һәм иртә тимер гасырында (Б.С. Жуковның тууына 130 ел тулу уңаеннан) халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.
Конференция эшендә Россиянең фәнни үзәкләреннән 40 галим-археолог катнаша: Вологда, Екатеринбург, Алабуга, Ижевск, Йошкар-Олы, Казан, Кострома, Красноярск, Мәскәү, Пермь, Петрозаводск, Самара, Ульяновск, Уфа; шулай ук Казахстан: Алма-Ата, Саумалколь шәһәрләре вәкилләре дә бар.
Фәнни утырышлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Интеллект-үзәгендә үткәреләчәк.