ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «ТAT∙АRS∙TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры старт ала.

180 нән артык ялгыз башкаручы - балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр һәм җиңүче исеме өчен ярышачаклар.

28 - 31 октябрьдә Мәскәүдә инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Россия - мөмкинлекләр иле» «Абилимпикс» Президент платформасының һөнәри осталык буенча Милли чемпионаты узды.

Мәскәүдә Наталья Шпиллер исемендәге «Шедевры русской музыки» 2022 lX Халыкара конкурсында Татарстан Республикасыннан җырчы Сөмбел Кыямова беренче премия лауреаты исеменә лаек булды.

Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә тугызынчы тапкыр «Джазлы Казан» халыкара фестивале узачак.

Түбән Камада мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен беренче өч көнлек интенсив уза. Уку «Мәктәп классикасы» федераль проекты программасы кысаларында бара, аның бурычы - илдә мәктәп театрларын үстерү.

1 ноябрь 10.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе бинасында “Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру” халыкара конференциясе ачылачак.

2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.

2022 елның 15 ноябренә кадәр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә заявка бирү кампаниясе дәвам итә.

3 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Авксентий Цагарели пьесасы буенча Татарстан Республикасы халык артисткасының 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Ханума» спектакле күрсәтеләчәк, ул төп рольне уйнаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International