ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

14 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Галәм музыкасы" программасы белән Мәскәүнең "Кара квадрат" инструменталь квартеты чыгыш ясаячак. Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин.

4 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Россиядә Донецк республика академия яшьләр театрының "Зур гастрольләре" уза. 


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Казан җөе» традицион технологиясе Татарстан тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас объекты буларак билгеләнгән һәм тиешле федераль реестрга кертү өчен җибәрелгән.

2022 елның 14 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Казанда IX халыкара "Глаголица" бзйсез әдәби премиясе финалы узачак. Бу Татарстанда иҗат 2014 елда әдәби иҗат өлкәсендә оештырылган 10 яшьтән 17 яшькәчә булган талантлы балаларга ярдәм итүдә уникаль халыкара проект. Оештыручы - "Күңелле тарихлар" хәйрия фонды (Казан шәһәре).

13 ноябрь 17:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә - дүрт башкаручы авторның уникаль коллаборациясе тәкъдим ителә.

Мәдәни җырлы кичәдә Ромарио, Павел Пиковский, Василий Уриевский һәм Павел Фәхртдинов үзләренең уникаль уртак проектларын күрсәтәчәкләр!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм театры “Кунак бүлмәсе” исемле яңа проект башлый. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру. “Кунак бүлмәсе” Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Профит” компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов ярдәмендә булдырылды.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген сынлы сәнгать музееның Баш бинасында Лихачевлар нәселенә багышланган масштаблы проекты ачылды. Күргәзмәдә коллекционер һәм галим-тикшеренүче буларак Андрей Федор улы Лихачев, вице-адмирал Иван Федор улы Лихачевның казанышлары, аларның туганнан туган энесе, академик, танылган галим Николай Петр улы Лихачев, шулай ук Лихачевларның туганнары - Панаев, Морозовлар, фон Мәкках, Толстой һәм башкалар турында бәян ителә.

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проекты порталында катнашучыларның традицион очрашуы булды.

Чистай дәүләт музей-тыюлыгында Чистай рәссамы Радик Вакит улы Минһаҗевның «Графика. Радик Минһаҗев» шәхси күргәзмәсе ачылды.

Икенчесе «PROмысел» милли мәдәниятләр фестивале быел башка форматта узды. Чара «Ялкын» яшьләр үзәгендә үтте. Программаның төп максаты мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрүдән гыйбарәт иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International